7 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт ала
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда һава торышы үзгәрә: автоинспекторлар юлга чыкмаска киңәш итә
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, кар яву көтелә, юлларда бозлавык саклана.
-
Яңалыклар
Алабуга районында фаҗига: янгында ике кеше һәлак булган
Узган төндә Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында янгын чыгып, 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
2025 елда Дәүләт торак фонды ятим балаларга 450 фатир тапшырган
Узган 2025 елда «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар дәүләт хисабына 450 бер бүлмәле фатир алган.
-
Яңалыклар
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә низаглы хәлләрне чишүнең яңа кагыйдәләрен булдырды
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә низаглы хәлләрне чишүнең яңа кагыйдәләрен чыгарды. Төбәкләргә җибәрелгән инструкциядә белем бирү оешмалары җитәкчелеге гамәлләре тәртибе төгәл язылган.
-
Яңалыклар
Республикада быел илкүләм проект кысаларында 33 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланачак
Татарстанда 2026 елда республиканың 16 районындагы 33 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
-
Яңалыклар
Россиядә 9 гыйнвардан барлык автомобильләрдәге тонировка өчен штраф сала башлаячаклар
9 гыйнвардан Россиядә автомобиль хуҗаларын тәрәзәләргә тонировка ясаган өчен штрафка тарта алачаклар. Бу таләп илгә вакытлыча кертелгән транспорт чараларына да кагыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларын иҗтимагый экспертизалау комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләде.
-
МӨҺИМ
Быел мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә?
Дәрестә өйрәнмәгәнне БДИда сорамаячаклар. Мәктәпләрдә бәхәсле очракларны хәл итүнең яңа кагыйдәләрен булдырганнар.
-
Җәмгыять
Ялның артыгы буламы?
-
Яңалыклар
«Шүрәле» исемен товар билгесе итеп теркәгән «Милли уенчыклар» җәмгыяте судта җиңелгән
Мәскәүдәге Интеллектуаль хокуклар суды Татарстанның Монополиягә каршы хезмәтенең (УФАС) «Милли уенчыклар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең намуссыз гамәлләренә кагылышлы карарын законлы дип таныды. Бу хакта Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте (УФАС) ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мах каналында барлык православие динендәгеләрне изге бәйрәм белән котлады.
-
Яңалыклар
Быел Россиядә яңа истәлекле дата барлыкка киләчәк
Россиядә 2026 елдан рәсми рәвештә яңа истәлекле дата булдырылды: 19 апрель – Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне булачак. Тиешле закон 1 гыйнвардан үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр РФ Дәүләт Думасы Матбугат хезмәтендә.